Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда сыер итенә бәяләр артуны мөгезле эре терлекләр саны кимү белән аңлаттылар

Россиядә һәм Татарстанда да сыер итенә бәяләрнең кискен артуы күзәтелә. Килеп туган вазгыять һәм сәбәпләр турында «Татарстан» ДТРК хәбәр итә.

Татарстанда сыер итенә бәяләр артуны мөгезле эре терлекләр саны кимү белән аңлаттылар

Фото: © «Татар-информ»

Казанның ерак районнарындагы кибетләрдә бер килограмм сыер итенең сөякле өлешенең бәясе 400 сумнан башлана, ә бер килограмм сөяксез ит якынча 900 сумга төшәчәк. Әмма базарда «бәяләр арзанрак: бер килограмм сыер итен 600 сумга да табарга мөмкин».

Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, соңгы атнада республикада сыер итенә бәяләрнең бераз кимүе күзәтелә: бер килограммы якынча 550 сумга кадәр төшкән. Ведомствода акчаны янга калдырырга теләүчеләргә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барырга киңәш иттеләр.

Җитештерүчеләр бәяләр үсешен илдә мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү белән бәйле, дип саный. «Кызганыч, Россиядә терлекләрнең баш саны кими <...>. Бүген Россия импортка бәйле, һәм безгә ел саен 280 мең тонна сыер ите китерергә кирәк», – дип аңлатты Сыер ите җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге генераль директоры Роман Костюк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-syer-itena-bayalar-artuny-mogezle-ere-terleklar-sany-kimu-belan-anlattylar-5896599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев