Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән участок хас­таханәсе базасында укучыларга һөнәри юнәлеш би­рү чарасы үткәрелде.

3-15 февраль көннәрендә Татарстанда XII “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале уза. Аның төп идеясе – укучыларны медицина һөнәрләре белән таныштыру.

  Татарстанда Мәктәп укучылары киләчәк белгечлек турында тулырак белем алалар һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә юлның башы гына булуын аңлыйлар. Фестиваль кысаларында Шәмәрдән участок хас­таханәсе базасында «Ачык ишек­ләр көне»  һөнәри юнәлеш би­рү чарасы үткәрелде. Укучылар халыкка медицина хезмәте күр­сәтү буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина һәм Шә­мәрдән участок хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Гөлсинә Шәрипова  чыгышын тыңладылар. Укучыларга сәламәтлек саклау өлкәсенә ка­­гылышлы бай  мәгълүмат  бирелде.

Чарада шулай ук Саба районыннан Казан дәүләт медицина университетының педиатрия,  дә­­валау факультетларында белем  алучы  VI курс студентла­ры катнашты. Экскурсия бары­шында балаларга ЭКГ һәм УЗИ ке­бек тикшеренүләрнең ни өчен үткәрелүен җентекләп аң­лат­тылар. Аннары теләүчеләр үз­ләре дә тикшеренү  узды.

«Ачык ишекләр көне»  югары сыйныф укучыларына табиб һө­нәренә кызыксыну  уятырга, районның әйдәп баручы медицина белгечләре белән аралашырга, шулай ук балаларны район үзәк хастаханәсе эше белән таныштырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев