Татарстанда яшен булуы көтелә
Район яңалыклары

Татарстанда яшен булуы көтелә

Синоптиклар республикада төньяк-көнбатыштан көчле җил булуы хакында кисәтә.

Якшәмбе кичендә һәм дүшәмбегә, ягъни 28 майга каршы төндә Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге урыны белән 17-22 м/с ка җитәргә мөмкин. Республика территориясендә җил дүшәмбе көнне дә тынмаячак. 

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев