Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы 500 мең сум грант алачак

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңгән 10 балалар бакчасы сайлап алына, алар 500 мең сум күләмендә грантлар алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

 «Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс сайлап алуның беренче этабы уза. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телле белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итүдән һәм яклаудан тора», – диделәр министрлыкта.

Конкурсның икенче этабы 10 - 25 майда узачак. Бу вакытта эксперт комиссиясе грантка дәгъва итә торган бакчаларның эшен бәяләү өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына барачак.

Конкурста катнашу өчен республиканың 33 муниципаль районының 43 балалар бакчасы гариза биргән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-in-yaxsy-un-bilingval-balalar-bakcasy-500-men-sum-grant-alacak-5870146

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев