Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Террорга каршы комиссия утырышы

Өченчекөн район хакимия­те­нең актлар залында Саба муниципаль районының террорга каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы булды. Көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре катнашында эшлекле сөйләшүне район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.

Утырышта “2021-2025 елларда Саба муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау” ярдәмче программасы нигезендә планлаштыылган чаралар, район биләмәсендә урнашкан объектларның иминлек паспортларын актуальләштерү барышы һәм башка мәсьәләләр каралды. Мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров соңгы елларда республикада Татарстан Президенты тарафыннан расланган «Пилот Т2» проектына таянып үткәрелгән иминлек мониторингы нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәпләрдә психологик яктан куркыныч төркемнәр белән профилактика эшчәнлеге Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән алгоритм һәм методик ярдәмлекләргә нигезләнеп план нигезендә даими алып барылуы билгеләп үтелде. Рәис Миңнеханов үзенең йомгаклау чыгышында терроризм һәм экстремизм белән бәйле тиешле профилактика чаралары күрү, Рамазан аенда кирәгеннән артык дини фанатизмга бирелү күренешләрен вакытында тыю зарурлыгына басым ясады. Росгвардиячеләргә сәүдә һәм башка халык күп була торган объектларда өйрәнүләр, эвакуация чаралары үткәрү бурычы йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев