Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әти-әниемне хаҗга алып барам”

Язгы каникулларның беренче көнне Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен күркәм чара белән башланып китте. Районкүләм игълан ителгән “Минем хыялым” бәйгесендә катнашырга үзәк гыйбадәтханәгә 40лап бала килде. Чара Рамазан ае һәм быел республикада зурлап белгеләп үтеләчәк Болгарда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды.

undefined

Саба мөхтәсибәте, коммерцияле булмаган “Хәят” оешмасы һәм “Саба таңнары” газетасы теләктәшлегендә узасы бәйгенең шартлары беренче карашка әллә ни катлаулы да түгел иде. Катнашучыга күңелендә йөрткән хыялын рәсем итеп кәгазь битенә төшерергә һәм аны аудитория каршында матур итеп сөйләп бирү генә таләп ителде. Әмма бер шарты бар: хыялың изге, уй-ниятең яхшылыкка өндәү булсын!

Бәйгенең рәсми өлешендә катнашкан газетабыз мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов та: “Кешене хыял яшәтә. Уй-хыялыңның һәрберсе тормышка ашар дип булмый, шулай да кыйблаң туры, ниятең изге икән, аның билгеле бер өлеше булса да, чынга ашар дигән өмет бар. Хыялланудан беркайчан да туктамаска кирәк”- диде.

Бәйге башта 7-11, аннары 12-14 яшьлеклар арасында узды. Балаларның иҗат эшләре генә түгел, чыгыш ясау осталыгы да бәяләнде. Жюрида утыручы мөгаллимнәр, имамнар гына түгел, иптәшләренең сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утырган балалар да 2-3 сәгатькә хыяллар дөньясына кереп “чумды”. Ә алар гаҗәеп, без- өлкәннәрне дә уйга калдырырлык, хәтта күзләрне яшьләндерерлек иде. Сабадан 8 яшьлек Йосыф Сафин кечкенә сеңлесе Хәдичә белән мәчет салу һәм Африкада кое казу турында хыяллана икән. Булачак корылмаларның макетларын ясап та алып килгәннәр. Сүз уңаеннан, мондый теләк ияләре тагын берничә булып чыкты. Иң еш телгә алынучы хыял- хаҗга бару, Мәккәдәге кара ташка орыну.

“Изге сәфәргә әти белән әнине дә алып барасым килә” – дип уртаклашты Сабадан Зәйнәп Хуҗина. Мөселман киемнәре тегүче модельер, хәләл тортлар пешереп мохтаҗларны сыйлаучы кондитер булырга теләүчеләр дә бар иде. Балалар тагын ветеринар, табиб, табигать сакчысы булырга хыялланалар, сукбай этләр өчен приют төзергә, хәтта космонавт булып галәм киңлекләрен өйрәнергә теләүчеләр дә ачыкланды араларында. Һәркайсы хыялын дини яссылыктан чыгып аңлатырга тырышты, фикерләрен хәдисләр, аятьләр белән ныгытты.

Сабабаштан Нәзирә апа Сабирова бәйгегә 6 укучысын алып килгән, “Мәчеткә укырга йөриләр, монда белгәннәрен сынау өчен генә түгел, дини тәрбия алучы башка балалар белән танышсыннар, аралашсыннар дип тә алып килдем”- дип уртаклашты ул. “Әле кичә генә Кукмарадан Коръән уку бәйгесеннән кайттык, анда ике балам катнашты, Таһир улым призлы урынга лаек булды, бүгенгесендә Сәгыйдәбез катнаша, мондый бәйгеләрне көтеп алабыз, ешрак оештырсыннар”- дип хисләрен җиткерде Шәмәрдәннән дүрт бала анасы Инзилә Гомәрова.

Бәйге җиңүчеләрен ачыклау өчен комиссиягә 1 сәгать фикерләшергә туры килде ул көнне. Берсенең дә күңелен төшерәсе, хыялларын җимерәсе килмәде балаларның. Район мөхтәсибе Айнур Әхмәтов һәм мәчет имамы Алмаз Гаянов һәр балага иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән махсус сувенирлар, - призлы урын ияләренә Мишәбаштан Аишә Гафиятова, Сафия Камолова (I), Реналь Нургалиев (Сабабаш), Самат Мөбәраков (Чулпыч), Йосыф Сафин (Саба)- II, Кызыл Мишәдән Әминә Рәхмәтуллина, Шекшедән Тимур Ханнанов (III), Сабадан Алинә Әкбәрова һәм Адилә Мөхәммәдиевага (IV) кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Ә ораторлык осталыгы белән таң калдырган Ильдан Гәрәев (Саба) “Саба таңнары” газетасының махсус призына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев