Рамазан аеның 21нче көнендә Тимершык авылы мәдәният йортында зур ифтар мәҗлесе оештырылды.
Аны авыл эшмәкәрләре- иганәчеләр Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир ИбраҺимов оештырды. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Дамир хәзрәт Мөхәмәтҗанов вәгазьләрен тыңладылар. Аннары бергәләп авыз ачтылар, ил-көннәргә иминлек, һәркемгә сәламәтлек, иман байлыгы теләк күмәкләшеп дога кылынды. Кабул уразалар булсын!


Нет комментариев