Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп бүләкне райондашыбыз отты

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында узган акция җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Газета-журналларга язылган өчен кар көри торган җайланма, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә җиңүчеләр бүген үз бүләкләрен алып китте.

Татарстанның төрле районнарыннан килгән абунәчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Россиядә татар телле газета-журналларга ихтыяҗ бик зур. Бу акциядә катнашучылар саны да арта. Интернет, социаль челтәрләр үсүгә карамастан, олы яшьтәге апа-абыйлар газета-журналлар укый. Чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең дә газета-журналларны укуы бик шатландыра. Бу милләтнең мәгърифәтле булуын күрсәтә», – диде ул.

Төп приз - кар көри торган җайланма Саба районы Язлы Арташ авылыннан килгән Тәлгат Якуповка бирелде. Ул «Саба таңнары», «Салават күпере», «Сөембикә», басмаларына язылган.

«Мин быел кулымны да сындырган идем әле, шуның өчен бу - бик кирәкле бүләк. Былтыр ипи пешерү өчен җайланма откан идем, кулланабыз, ипи пешерәбез», - дип сөйләде җиңүче.

 Бәхетле отыш иясе Тәлгат Якупов белән әзерләнгән  язманы газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев