Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрәз төбендә бакча

“Экояз-2022” акциясе

Быелгы яз көттереп кенә килде. Ә безнең уен  бүлмәсендә яз сулышы күптәннән сизелде, язларга гына хас булган җете яшеллек  март аеның беренче көннәрендә үк күзләрне иркәләде. “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән ел саен шулай  бүлмәдәге тәрәзә төпләрен тутырып үләннәр, тәмләткечләр, чәчәк, яшелчә орлыклары чәчәбез, суган утыртабыз. Нәни бакчачылар тәрәз төбендәге “түтәлләрне” сулар сибеп, карап-тәрбияләп үстерәләр, үзләренең  хезмәт нәтиҗәсен – күз алларында яшелләнгән “бакча”ны күреп, чын күңелдән сөенәләр, су сибү өчен чират торалар.  Үлән-тәмләткечләрнең витаминнарга  бай булуын, сәламәтлек  өчен файдасын да алар яхшы белә. Күмәкләшеп эшләгән мондый тәҗрибәләр балаларны хезмәт сөяргә, үз куллары белән яшеллек, матурлык тудырырга өйрәтә һәм, әлбәттә, экологик тәрбия чарасы булып тора. Ел саен узучы республикакүләм «Экояз» акциясе кысаларында мондый юнәлештәге эшләрнең мөһимлеге тагын да арта.  Балаларның табигатькә битараф булмаулары куандыра.  “Бәләкәч”тә  тәрбияләнүчеләр  кечкенәдән туендыручыбыз Җир-Ананың кадерен белергә, аны кайгыртып, тәрбияләп торырга өйрәнеп үсәләр.

     Венера Закирова,

   Сабаның 5нче номерлы “Бәләкәч” балалар

   бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев