Район хуҗалыкларында башланган терлек азыгы әзерләүнең барышы белән "Туган як" җәмгыятендә таныштык.
Эш темпын сенаж траншеясындагы техника хәрәкәте аеруча ачык күрсәтә. Бирегә яшел масса төягән “КамАЗ”лар һәм тракторлар бер-бер артлы килеп кенә тора. Исәбен “К-700” белән сенажны эттереп торучы Фидаил Зиннәтов алып бара. “Кичә 6 техника 17шәр рейс ясадылар. Бүген тагын да күбрәк булырга охшаган. Эшләп кенә өлгер”,– ди ул. Терлек азыгының сыйфатын яшел массаны 13,4 тонналы “К-744” тракторы белән тыгызлаучы Мөдәррис Гарифуллин тәэмин итә. Дүрт көндә траншеядә тәмле исле яшел тау барлыкка килгән. Анысы тулса, янәшәдә тагын да зуррак – 24кә 60 метрлы траншея көтә. “Безнең хуҗалыкта 1300ләп баш мөгезле эре терлек бар. Хәзер аларга кыш өчен барысы 880 гектарда үскән күпьеллыклардан сенаж әзерләү бара. Шуның 30-40 гектары печәнгә кала дип әйтик. Тагын 500 гектарда азык катнашмасы, 400 гектарда кукуруз үсеп килә. Күпьеллыкларның гектарыннан уртача 130 центнер яшел масса бирә. Көнгә 700-800 тонна терлек азыгы кайта”,– диде хуҗалык җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Нет комментариев