Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туй көнендә тавыш бирделәр

Иске Мичән авылы җирлегендә яшь парлар язылышыр алдыннан сайлау участогына килеп үз тавышларын бирделәр.

undefined

Яңа Мичән авылы егете Айтуган Фазылов һәм Керәнне кызы Алисә Галимуллинаның беренче гаилә корган көннәре мөһим вакыйгадан башланды. Кияү егете кәләшне туган йортыннан ЗАГСка алып барганчы, туй кортежы Иске Мичәннең 2478 номерлы сайлау участогында тукталды. Биредә яшьләрне бәйрәмчә каршы алдылар. Кияү белән кәләш бюллетеньнәрне урнага төшергәч, Сайлау комиссиясе сәркатибе Илзия Мөбарәкова тәбрикләү сүзләре җиткерде, туй көннәрендә булган сайлау көне истәлеге итеп махсус бүләк тапшырды.

“Киләчәк безгә бәйле, һәм без аны үзебез булдырырга тиеш. Яңа тормыш башлап җибәргән көнне бигрәк тә мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйбыз. Шуңа язылышканчы ук иң беренче гражданлык бурычын үтәргә булдык. Бик матур итеп каршы алдылар. Әле алдагы тормышыбызда сайлаулар күп булыр. Аларына да парлашып йөрергә язсын, тормышлар имин, күк йөзебез аяз булсын”- диде Айтуган. Яшьләр икесе дә Казан шәһәрендә эшлиләр, шунда яшәргә ниятлиләр. Тавыш биргәннән соң туй машиналары Керәнне авылына юл алды. Никахны законлы рәсмиләштерү тантанасы күптән түгел генә ачылган яңа мәдәният йортында узды.

Иске Мичәннең 2478 номерлы сайлау участогында барлыгы 496 сайлаучы теркәлгән. Анда Иске Мичән, Яңа Мичән, Бакшанды авылы сайлаучылары тавыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев