Улларын сагынып көтәләр
Район яңалыклары

Улларын сагынып көтәләр

Керәнне клубы мөдире Рәмзия Сафина уллары Илмир махсус хәрби операция сафларында хезмәт итүче Гыймадиевлар гаиләсендә булды. Фәнүзә Гыймадиеваны 8 Март белән котлады, аңа бүләк тапшырды, улының сәламәтлеген һәм туган якларына тизрәк кайтуын теләде.

     Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре һәм туганнары көн саен өмет белән капланган. Алар яраткан улларыннан, ирләреннән, әтиләреннән яхшы хәбәрләр,  шалтыратулар көтәләр, өйләренә тизрәк кайтуларын чын күңелдән телиләр. Россиялеләрнең тынычлыгын саклаучы чын ир-атларны тәрбияләгән бу гаиләләр өчен тирә-юньдәгеләрнең җылы сүзләре, игътибары һәм аңлаулары бик мөһим.


Нет комментариев