Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Урманга барыйк әле, себерке бәйлик әле"

Табигать ул – сабый бала төсле саф, кызларыбыз төсле нәфис, әниләребез төсле сөйкемле, аксакаллар төсле акыллы. Табигать – безнең туган йортыбыз. Шушыларның тәмен татыр өчен табигатькә чыгып бер хозурланып кайту максаты белән, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, яшь белгеч Урта Нырты авыл клубы мөдире белән берлектә 23 июнь көнне табигатебезнең иң гүзәл почмагына кузгалдык.

Әлбәттә инде без “Җидегән чишмә” фольклор коллективы, “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу йөзеннән “Урманга барыйк әле, себерке бәйлик әле” дигән исем астында табигать кочагына музыкаль-күңел ачу ялына миллек җыярга бардык.

Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны. И күңелле җәй көнендә, табигать кочагында. Һәр кешенең туган як табигате кабатланмас гүзәл почмакларга бик бай. Шушындый гүзәл почмаклар безнең якларда да искиткеч күп. Теләкләр тели-тели, такмаклар, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар әйтә-әйтә башта миллеккә ботаклар җыйдык. Арабызда иң өлкән яшьтәге Сәрия апа безне миллек бәйләү серләренә төшендерде. Болынлыкны постау итеп, түгәрәкләнеп, җырлый-җырлый миллек бәйләдек. Рәҗәп абый миллекләрне матур төсмергә китереп торды, кемдер бәйләде, Гөлсинә апабыз гармунда сыздырды. Чәчәккә күмелеп утырган болыннан, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, сукыр кычыткан, тукранбаш, ромашка, җир җиләге һәм башка дару үләннәре җыеп тупладык. Самавыр куеп сусавыбызны бастык, күтәренке рух белән кайтыр юлга кузгалдык.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев