Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ВАТАНГА МӘХӘББӘТ – РӘСЕМНӘРДӘ

Балаларда патриотизм хисен тәрбияләү, туган якның бай тарихына игътибарны җәлеп итү, аларда гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре буенча уңай образларны формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы «Мин Ватаным белән горурланам!» дигән республика балалар рәсеме конкурсы үткәрде.

Моның өчен ватманда әти-әниләр ярдәменнән башка туган як тарихы һәм аның бүгенгесе турында сөйләүче пейзажлар, шулай ук гаилә тормышына кагылышлы рәсемнәр   ясарга  кирәк иде. Конкурста район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары да актив катнашты. Әлеге  учреждение 44 кешене берләштерә һәм  аларның  гаиләләрендә 1дән 18 яшькә кадәрге 70тән артык бала үсә. Конкурсның район этабы алар арасында  4  яшь төркеменә бүлеп  үткәрелде һәм барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сайлап алу  турын   узган рәсемнәр республика этабына җибәрелеп, Азалия Әдһәмова, Назлыгөл Нуруллина Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге - Татарстан республика оешмасының Дипломына лаек булдылар.  Мәдинә Исмәгыйлева, Эмиль Хөсәенов, Аделина һәм Далия Юнысовалар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. “Мин рәсем түгәрәгенә   йөрим. Конкурста туган як табигатен ясадым. Рәсем  ясарга  яратам,  шөгылемне дәвам итәргә уйлыйм”,– ди III сыйныф укучысы Назлыгөл. 

  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәр­ләре балаларга башка юнәлешләрдә дә  үрнәк  алырлык  эшләр   күрсәтәләр. Әйтик, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап Татарстан Республикасы профсоюз оешмаларының «Идел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән туристик слетында да район данын яклаучылар арасында үзәкләштерелгән бухгалтерия хисапчылары Карина Смирнова һәм Рамил Тимербаев та бар  иде.   Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы командасы җирлектәге спорт ориентлашуында һәм  "КВИЗ, ПЛЕЙ!” интеллектуаль-куңел ачу уенында – I, контроль-туристик маршрутны узу буенча үткәрелгән ярышларда V урыннарны  яулады.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев