Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көненә багышланган спортинг- компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 2 нче этабы узды

Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 2 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

        1 урын – Басыйров Алмаз (Казан шәһәре)

        2 урын –  Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)

        3 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)

 

 “В” категориясендә:

1 урын – Александров Евгений (Ижевск шәһәре)

2 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Мостафин Илдар (Алабауга шәһәре)

 

 “С” категориясендә:

1 урын – Абдуллин  Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 место –  Санников Альберт  (Ижау шәһәре)

3 место – Рябов Максим (Ижау шәһәре)

 

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз  һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев