VI «Учитель-ученик» Республика ансамбль конкурсы
Район яңалыклары

VI «Учитель-ученик» Республика ансамбль конкурсы

29 март көнне Казан шәһәренең 2 нче номерлы музыка балалар мәктәбе концертлар залында, VI нчы «Учитель-ученик» Республика ансамбль конкурсы узды.

Конкурста Татарстан Республикасы шәһәрләре: Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кукмора, Зәй һ. б. музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы укучылар һәм укытучылар катнашты. «Фортепиано» номинациясендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»ендә 7 нче сыйныфта укучы Халимов Адельгә һәм аның укытучысы Маликова Чулпан Фаил кызына кубоклар һәм II дәрәҗәдәге Дипломант дипломы тапшырылды.

Катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев