Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәмер кулланган хәлдә руль артына утырганы өчен суд карары чыгарылды

Карар катгый: 30 мең сум штраф һәм машина йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителү

 Шушы көн­нәрдә Саба суд райо­нының 2нче участогы җәмәгать судья­сы тарафыннан  Административ хокук бозулар турындагы РФ  кодексының 12.8нче статьясына нигезләнеп әзер­ләнгән эш каралды. Суд  материалларыннан   күренгәнчә,  1975  елгы Альберт Дәүләтшин 17  майда  15.15 сәгатьтә Килдебәк-Иске Икшермә  юлының 15  километрында   “Лада”  автомобиле белән  идарә иткәндә  тоткарлангач,  анда  исереклек билгеләре булуы  ачыклана. Алкоголь   микъдарын тикшерү вакытында  “Юпитер” алкотекторы 1,475 промилле  этил  спирты концентрациясе   күрсәтә. Йөр­түче суд утырышында  үзенең  гаебен тулысынча танып, хәмер кулланган хәлдә  руль артына  утырганы өчен чын   күңелдән  үкенүен белдер­де.  Шуңа да  карамастан карар катгый: 30 мең сум штраф һәм машина йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителү. Мондый очрак бер ел эчендә тагын  кабатланганда, җинаять җаваплылыгына тартылачагыңны да  онытмаска кирәк. 

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев