Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт кешесенең кадере булсын!

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин районга килеп, хезмәтне саклау проблемалары белән кызыксынды.

 

  Игеннәрне  урып-җыю барышында хезмәтне саклау таләпләренең катгый үтәлүе мөһим. Эштө иминлеклек  кагыйдәләре  сакланмаса, бәхетсезлек очраклары килеп чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, имгәнүчеләр дә юк түгел. Шуңа  күрә игенчеләр куркынычсыз хезмәт алымнарына өйрәтелергә,  көндәлек  инструктажлар  узарга, хезмәт дисциплинасының сакланырга тиеш.

   Агымдагы  атнада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы бүлеге башлыгы Булат Гарифуллинның районга килеп, шул  мәсьәләләр белән  кызыксынды. Иң элек белгеч “Игенче” җәмгыяте механизаторлары белән очрашты.  Әлбәттә, җанлы әңгәмә  килеп чыксын өчен сүзне хезмәт хакыннан башларга   кирәк. Казан кешесенең “Вакытында  түлиләрме?” дигән  соравына “Юк” диюче булмады. Чыннан да, “Игенче”дә  ул яктан тәртип. Ә төп сөйләшү хезмәтне саклауга багышланды.  Кырда имгәнсәң,  эшләгән  акчаң  күзгә   күренми. Булат  Гарифуллин  әйтүенчә, 2022 елның 1  сентябреннән   хезмәтне  саклау  буенча  кертелгән үзгәрешләр бу  мәсьәләдә укуларны хуҗалыкларның  үз  көчләре  белән оештырырга да  мөмкинлек бирә. “Гомумән,  шәхси  саклану таләпләренең үтәлүе фәкать  үзегездән  тора. Аны белгеч тә, җитәкче дә тикшереп бетерә  алмый.  Шулай  ук  медицина тикшерүе узуда  да  кайбер  үзгәрешләр бар. Авыруларның  кайчан килеп чыгасын да беркем  белми. Һәркемдә шәхси  кызыксыну булырга тиеш”,– диде  ул. Агросәнәгать хезмәткәрләре  профсоюзының район  комитеты  рәисе  Гөлназ  Нигъмәтҗанова игенчеләргә шифаханәләргә бару хокукыннан файдаланырга  кирәклеген дә искәртте. “Менә олыгайгач барырбыз әле, дисез. Кыр эшләре тәмамлангач, ял итеп  кайтсагыз нәрсә була. Күп  юлламалар файдаланылмый  кала”,– дип  киңәш итте  ул. Хуҗалыкта кыр эшләре барышы белән җитәкче Алмаз  Зарипов таныштырды.

 Булат  Гарифуллин “Туган  як” җәмгыяте”, “Юлбат”   авыл  хуҗалыгы  предприятиесе игенчеләре дә белән  очрашты. Профсоюз вәкиле уракта  югары   күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар  Илһам Галиев, Ленар Зариповка (“Игенче”), Айдар Тимергалиев, Нияз һәм  Илназ Маликовларга (“Туган як”), “Юлбат” хуҗалыгына булышырга   килгән Ильяс һәм  Илһам Миңнегуловларга (“Нырты”) акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев