Хуҗалыкларда кукуруз уралар
Район яңалыклары

Хуҗалыкларда кукуруз уралар

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

   Бу  көннәрдә кышлык запас кукуруз  силосы хисабына тулылана. Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгъ­лүматларыннан күренгәнчә, 18 сентябрьдә кырларда 15 терлек  азыгы комбайны  эшләде. Барысы 127 гектарда  кукуруз  урылды һәм 4078 тонна  яшел  масса   җыйнап алын­ды.  Эш башланганнан  алып   22022 тонна  силос  салынды. Әлеге  культурадан иң күп тук­лыклы  азыкны  “Мөхәмәтшин” крес­тьян-фермер хуҗалыгында (5018 тн.), “Нырты” предприятисендә (4669 тн.), “Курсабаш” җәмгыятендә (4203 тн.) әзерләделәр.


Нет комментариев