Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа җитәкчеләр

Яңа җитәкчеләр билгеләнде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Туган Як” җәмгыятенә җитәкче итеп, моңарчы җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең “Сатыш”, “Кибәче” бүлекчәләре җитәкчесе   булып эшләгән Саубанов Фәрхәт Корбангали улы билгеләнде. Илфат Шәкүр улы Мөхәммәтов “Саба” җәмгыятендә инженер-мелиоратор вазифасына күчерелде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Шытсу” җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесенә җитәкче итеп, моңарчы җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятендә инженер булып эшләгән Адель Альберт улы Билалов билгеләнде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Урта Саба” бригадасы җитәкчесе итеп, моңарчы “Урта Саба” бригадасында агроном вазифасын башкарган Ленар Айрат улы Саматов билгеләнде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең “Сатыш”, “Кибәче” бүлекчәләре җитәкчесе итеп, моңарчы җаваплыгы чикләнгән “Юлбат” җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Урта Саба” бригадасы җитәкчесе булып эшләгән Раил Рафыйк улы Шәймәрданов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев