Ярдәмгә районыбыз да кушылды
Луганск һәм Донецк Республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә.
Райондашларыбыз да игелекле эшкә актив кушылып, ярдәмгә мохтаҗларны кием-салымнар белән тәэмин итүдә зур өлеш кертәләр. Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы, барлык авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре «Ливадия» шифаханәсендә Украинадан күченеп кайтып яшәүчеләр өчен кием-салымнар, көндәлек кирәк-яраклар җыйнап тапшырдылар. Ярдәм күрсәтү эше бүген дә дәвам итә. 19 апрель көнне район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хатын-кызлар советы, авыл абыстайлары, шәхси эшмәкәрләр, мәдәният бүлеге һәм башка коллективлар, шәхси затлар тарафыннан махсус исемлек белән җыйналган көндәлек тормыш өчен кирәк-яраклар «Васильево» шифаханәсендә яшәүчеләр өчен илтеп тапшырылды. 2 апрельдән Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы балалары өчен "Донбасска – китаплар" Бөтенроссия акциясе үткәрелеп, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе теләктәшлегендә мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарага районыбыз халкы да да бик теләп кушылды. «Район үзәк китапханәсенә барлыгы 354 китап китереп тапшырылды. Яхшы хәлдәге рус классикларының басмалары, балалар өчен махсус китаплар тупланды. Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән, теләге булган һәркем үзеннән зур өлеш кертте», – ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев