Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яшә, Саба-Йорт: шәхесләр һәм язмышлар” китабын тәкъдир итү кичәсе

24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт: шәхесләр һәм язмышлар” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Әлеге китапка Саба районы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, аларның язмышы тупланып бирелгән.

Чара Расих Хәсән улының тормыш иптәше Гөлшат Ризаевна, уллары гаиләләре белән, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Алтын куллар “, “Гөлбакча” клубы әгъзалары катнашында узды. Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин әлеге китап турында фикерләре һәм истәлекләре белән башлап җибәрде. Чара, китапка бәя биреп, Гөлшат Сабирова, Мидхәт Хафизов, Фаягөл Зиннурова, Илдар Сафин, Расих Хасанов, Мәгъдәнур Гатауллин, Сәлмән Гыйлмиев, Рәкыйбә Гатауллина, Зоя Багавиева чыгышлары белән үрелеп барды. Саба район мәдәният хезмәткәрләре Айнур Габдулхаков, Гөлзилә Нурмөхәммәтова үзләренең моңлы тавышлары белән чарага ямь өстәделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев