Җылы сүз җанны эретә
Хәбәрчеләребез яза
Ясле-бакчага 3 яшьлек балаларны туплыйлар. Тәрбияче алардан: “Ягез әле, кайсыгыз нәрсә эшли белә?” – дип сорый. Бер кыз сикереп тора да: ”Мин җырлый беләм”, – ди. Һәм сәләтен күрсәтә: “Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам”. Хәзерге балаларның зирәклегенә исең китәрлек. Югалып калмыйлар, вәзгыятьтән оста чыга, әби-бабаларын үсендерә беләләр. Оныкчыгым белән булган хәлне мисал итеп китерим әле. Әбисе камыр ризыгы пешерә. Күз тимәсен. Аш-су остасы ул. Ә онык нәрсә ди? “Син генә болай тәмле итеп пешерә аласың”, – дип әбисен үзенә бәйли дә куя. Шуннан соң ул оныгының җаеннан гына тора инде. Ә үземнең әби (ягъни хатыным була инде) белән 54 ел бергә яшәп, алай әйтә алганым булмаган икән. Менә хикмәт нәрсәдә! Югыйсә җылы, матур мактау сүзләрен бер-беребезгә күбрәк-ешрак әйтәсе бит инде. Шул уңайдан бер мисал китерим әле. Игелекле миңа бер таныш ханым 13 ел урын өстендә яткан каенатасын тәрбияләп бакыйлыкка озатты. Бу бит әле әти түгел. Әгәр дә дорфалык күрсәтсә, ул шулкадәр гомер яшәр идеме икән? Юк, билгеле. Менә шундый ханымнарга Саба үзәгендә һәйкәл куярлык. Бар халык аңа хозурланып, күңеле тулып карар иде. Кемнәргәдер гыйбрәт тә булыр иде.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев