Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте

8 нче сентябрь көнне Югары Симет авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Түбән Симет, Керәнне авылы клубы хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, “Вәчкә” чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алу белән башланды һәм чишмә буенда дәвам итте.

Авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. чыгышыннан сүз  ихтирамга лаек кешесе Гатауллина Зөһрә апага бирелде. Ул авыл һәм чишмә тарихларын сөйләде.

Мәктәп укучылары катнашында фольклор ансамбль тамашачыларга чишмә яны уеннарын һәм йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Яшь киленгә су юлы күрсәтү”, “Чишмә чистарту” йолаларын, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Парлы чүпләм” уеннарын һәркем яратып карады. 

Авылның күренекле кешеләре турында сөйләү өчен сүз Миннебаева Роза апага бирелде. ул, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның әнисе Бибирабига абыстай турында сөйләде. Язучының әнисе Түбән Симет авылыннан. Үз әсәрләрендә Мәһдиев безнең авыл турында күп яза, шуңа күрә аның иҗаты безгә бик якын.

“Ак калфак”ка йөрүче Мотыгуллина Нәзирә апа үзе иҗат иткән шигырьләрен башкарды.

Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үзенең теләкләрен, фикерләрен җиткерде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев