Юлбатта “Туган якта бер җыр калсын әле...” дип исемләнгән концерт – очрашу
Район яңалыклары

Юлбатта “Туган якта бер җыр калсын әле...” дип исемләнгән концерт – очрашу

7 нче апрель көнне Юлбат мәдәният йортында Тенеки авылы Баһавиевлар нәселенең “Туган якта бер җыр калсын әле...” дип исемләнгән концерт – очрашуы үтте.

Программаның беренче өлеше,   1980 елларда районыбызның үзешчән сәнгатендә актив катнашкан юбиляр Фәүзия Баһавиева- Галиуллинаны тәбрикләү, икенче өлеше җыр – биюле концерт номерларыннан, кызыклы күренеш, истәлек – хатирәләр белән үрелеп барды. Килгән кунаклар, туганнар, күршеләр, чордашлар, авылдашлар,  тарафыннан бик җылы, матур теләкләрен әйтелде. Нәсел җебен югалтмыйча, төп нигез төшенчәсен, гореф- гадәтләрне, балаларына, оныкларына туганлык хисләрен саклау серләрен өйрәтүче  ошбу нәселне тамашачы аягүрә басып алкышлады. Юлбат авыл җирлеге.

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев