Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юллар салам, юлларымнан шатлык алам

“Татавтодор”ның Саба филиалы уңганнары быел Килдебәк-Иске Икшермә трассасын капиталь ремонтлап, 7,9 километрда асфальтны яңартуны планлаштыра.

Районда юллар 2019 елдан Россиядә гамәлдә булган “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты нигезендә төзекләндерелә. Казан-Шәмәрдән юлында аварияләр  еш була. Проектның төп максаты да шул: юл хәрәкәте иминлеген тиешле дәрәҗәгә җиткерү, һәлакәтләр еш була торган урыннарны киметү, норматив таләпләргә туры китерү. Әйтик, 2019 елда Татарстанда һәр йөз мең кешегә алганда 10 кеше юлларда һәлак булса, 2024 елга  бу  күрсәткечне 3,14кә  кадәр киметү бурычы куела.

 “Татавтодор”ның Саба  филиалы план-техник бүлеге начальнигы Әлфия Абдуллинаның әйтүенә караганда, 2019 елда милли проект буенча Лесхоз-Иштуган юлында – 2,85 километрга, 2020 елда  Казан-Шәмәрдән юлының  Саба-Шәмәрдән участогында 600 метрга  яңа  асфальт җәелгән булган. Шул  ук  сезонда филиал Балтач-Шәмәрдән трассасының (Кукмара районы территориясе, 3,25  километр), Тимершык-Кызыл Мишә юлы  (2,25  километр) яңартылган. 2021  елда  Татарстанда милли проектны үтәүгә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанс бүленеп,  төбәк әһәмиятендәге 52 юл, шул исәптән  Казан–Шәмәрдән юлының район территориясендәге 2,4  километры да төзекләндерелгән. Гомумән, 2019-2021 елларда  милли проектны тормышка  ашыруга 224 миллион  сум тотылган. Филиал агымдагы  ел  сезонын да милли проект планына  кергән чаралар планын үтәүдән башлады. Апрель ахырында ук Казан-Шәмәрдән юлында 2 километрда асфальтны яңартты. Автомобильдә  йөрүчеләр, сыйфатлы булган, кай арада эшләгәннәр, дип соклана. Гомумән, 2024 ел ахырына кадәр төбәк әһәмиятендәге юлларның 52,2 проценты норматив таләпләргә туры килергә тиеш. Ә инде 2025 елга юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны, 2017 ел белән чагыштырганда, 50 процентка киметү бурычы да куела. Моның өчен юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларына аерым финанслар каралган. Боларга яктырту җайланмалары, коймалар, светофорлар, ясалма калкулыклар, юл билгеләре урнаштыру керә. Милли проектны гамәлгә  ашыру 2025 елга  кадәр дәвам итәчәк.

(Тулырак "Саба таћнары" газетасында  укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев