Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зур хезмәт куеп үстергән томат уңышын фитофторага «ашатып» әрәм итмәс өчен нишләргә? [киңәшләр]

Бер елны теплицадагы томатларымда сары яфраклар күренгәли башлагач, сарымсак укларын уңышлы кулландым.

Бер елны теплицадагы томатларымда сары яфраклар күренгәли башлагач, сарымсак укларын уңышлы кулландым. Ике атнага бер мәртәбә куакларның өстенә сарымсак төнәтмәсе бөркеп торсак, гөмбәчекләр томатларыбызга якын да килмәячәк. Бер стакан вакланган яшел угын ( хәер, кызганмасагыз, сарымсакның башлары да ярый ) бер чиләк суда тәүлек буе төнәткәч, шуңа 2г марганцовка ку­шып болгатып, эремәне куакларның өсләренә бөркеп сибәбез.

Бакча күршеләрем арасында гөмбәчек чирләрен алдан кисәтү максатында бер чиләк суга бер стакан аш тозы яисә чәй содасы эретеп сибүчеләр бар.

Бертуган сең­лемә да бакча җене кагылган. Түтәлләре уңыштан сыгылып тора, помидорлары эре, тәмле һәм бик күп була. Юмарт хуҗабикә куш йодрык зурлыгы, сусыл татлы помидорларын туган-тумачага, дус-ишкә күчтәнәчкә чиләкләп тарата. Аның да үз серләре бар. үсентеләрен чирләтмәс өчен, аларны бакчага чыгарып утыртуга майсыз кефир белән сыйлый башлый. Бу процедураны ике атна саен кабатлый. 1 литр сөт ризыгын ике — өч тәүлек ачытып, бер чиләк җылы су белән сыеклап, яфракларына сибә.

Дус хатынымның үзе генә белгән серләре шактый. Шуларның кайберләрен аннан өйрәнеп үз кишәрлегемдә дә кулланам. Әйтик, томатлар чирләмәсен өчен аларның аягы — юештә, башлары корыда булырга тиеш. Моның өчен Суфия аларны асты-өсте кисеп алынган 5 литрлы пластик савытларга утырта, су сипкән саен, төпләрен черемә яки үлән белән мүлчәләп куя. Нәтиҗәдә корылмада артык дым, конденсат юк.

Нык булсыннар, бутоннары ишәйсен, чәчәкләре тизрәк серкәләнсен, уңышлары мул булсын өчен алдан хәстәрен күрә. үсентеләрен чүпрә белән тукландыра, кычыткан, тавык, сыер тизәге ачыткысы да куллана. Фитофторадан чирләмәсеннәр өчен, 1 литр эремчек суына (сыворотка) 15 тамчы йод тамыза, 5 гр бор кислотасы эретеп сала һәм шуны 10 л суга болгатып, үсемлекләрне баштанаяк коендыра. Сезонга ике-өч мәртәбә шул рәвешле эшкәртелгән томатлары авырмый, уңышын иртә өлгертә һәм мулдан бирә.

Ярты чиләк утын көлен 10 л суга бол­гатып, 3 тәүлек төнәтеп, шуны сөзеп алгач, тагын ике чиләк су белән сыеклап, бер-ике кашык сыек сабын кушып сибәргә ярый икән. Мондый эремәне үсенте яңа урында тернәкләнгәч, чәчәккә бө­реләнгәч һәм нәни җим­шәннәр яралгач сибәргә ярый, дип язалар.

Бу рәвешле мәшәкатьләнергә вакыт тапмаучылар фитоспорин эремәсе куллана. Күргәнегезчә, гөмбәчек чиреннән саклану чаралары күптөрле, бары тик аларны кулланырга иренмәскә генә кирәк.

Хәмидә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев