"Авылым капкасы" проекты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөек галимле Чәбия-Чүрчи
Һәрбер авыл нинди дә булса үзенчәлеге белән аерылып тора. Сабадан 21 чакрым читтә урнашкан Чәбия-Чүрчи авылы якты күңелле кешеләре һәм авылга үзгә ямь биреп утыручы кып-кызыл баланнары белән күз алдында калды.
-
Ничек яшисең, Өчиле?
Сәхифәбезнең чираттагы тукталышы Өчиле авылында булды. Матур, кояшлы, язга охшаш февраль иртәсендә барып чыктык без бу төбәккә. Өчиле авылы районыбызның төньяк-көнбатыш өлешендә, Саба үзәгеннән 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Курсабаш авыл җирлегенә керә. Бүгенге көндә 47 хуҗалыкта 41 кеше яши. Иң элек искиткеч матур табигате, киң итеп чистартылган юллары, авыл эчендәге матур, төзек йортлары һәм, әлбәттә, эчкерсез, ачык күңелле кешеләре белән җәлеп итте бу авыл. Кечкенә генә булса да, йоклап ятмый сала, монда чын мәгънәсендә тормыш кайный...
-
Әйт, Кырбаш, яшең күпме?
Әгәр интернет киңлекләрендә эзләнсәң, сайтларда, ачык метрика китапларында районыбызның күпчелек авыллары тарихы турында кыскача мәгълүмат табарга була. Аларда торак пунктларда XVI-XVIII йөзләрдә ничә ир-ат яшәгәнлеге, шөгыле һәм башкалар турында күпмедер белешмә бирелә. Кызганычка каршы, керәшеннәр гомер иткән Кырбаш авылы турында гына мәгълүмат табуы кыен булып чыкты.
-
Чәбки-Сабага сәяхәт
"Авылым капкасы" сәхифәсен дәвам итеп, кышның аклыкка чумган бер көнендә Чәбки-Саба авылы капкасын ачып кердек. Табигатьнең матур почмагына – җиләкле тау итәгенә урнашкан авыл салмак кына агучы тын елганы хәтерләтә кебек. Чәбки-Сабаны икегә бүлеп узучы төп юлдан узган саен авылның үзгәрмичә, тотрыклы тормышын саклап яшәвен күреп килдек. Соңгы елларда авылда яңа йортлар калыкты, икенче сулыш өрелгәндәй булды. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин белән Чәбки-Сабаның бүгенге яшәеше белән танышып кайттык.
-
“Тимершык көндәлеге”
Һәркемнең тормышында аерым урын алып торган якын җирләре була. Туган авылың, укып һөнәр үзләштергән җирең, алга таба төпләнеп гомер иткән урының. Шулар арасында тагын бер кадерле почмак бар әле. Ул синең әти-әниең яшәгән төбәк. Балачагыңның иң рәхәт мизгелләре дә синең өчен изге саналган шушы әби-бабаң нигезе белән бәйледер... Минем әни ягыннан нәсел шәҗәрәсе Тимершык авылына барып тоташа. Әби дә, әни дә, аның бертуганнары да күптән бу якты дөньяда юк инде. Авыл тормышы, аның бүгенге яшәеше турында сирәк-мирәк килгән хәбәрләр аша танышып барабыз. Әмма балачак дусларын күрү, өлкәннәрнең хәлен белү, яшьлек сукмакларын барлау өчен болар гына җитми. Узган ел инстаграм киңлекләрендә барлыкка килгән "Тимершык көндәлеге" аккаунты бу авылда яшәүчеләргә генә түгел, шушы якта туып, чит-якларга сибелгән йөзләгән кеше тормышына да яңа сулыш өрде.