Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Хөрмәтле кечкенә сабалылар, үсеп килүче яшь буын! Сезне җәйнең беренче бәйрәме белән котлыйбыз. Балаларны яклау көненең максаты – бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген әти-әниләрегезнең, өлкәннәрнең исенә төшерү.
-
Хөрмәтле химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Химиклар көне белән котлыйбыз! Бүгенге көндә республиканың нефть химиясе комплексы, аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы - илебезнең горурлыгы.
-
Россия эшмәкәре көне белән!
Хөрмәтле Саба районы эшмәкәрләре! Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Урта һәм кече бизнес вәкилләре –җаваплылыктан, тәвәккәл кешеләр.
-
Алан-Елгада гомер кичерүче Наилә Нурислам кызы Мирасова өчен 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Наилә Мирасова Олыяз авылында туган. Кечкенәдән ачлык-ялангачлыкны күп күрә. Әтисе сугышка алына, әнисе ике килограмм ашлык урлауда гаепләнеп, төрмәгә озатыла. Ятим калган балаларны туганнары бер-берсенә йөртеп үстерәләр. Наилә апа кечкенәдән кул арасына кереп, колхозда сукачы булып эшли, үсә төшкәч, Пүкәлдәге тегү цехына эшкә керә. 1957 елда Алан-Елга авылы егете Мансур Мирасов белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Наилә апа гомер буе колхозда хезмәт куя. 1987 елда дуңгызчылыкта эшләп лаеклы ялга китә. Сигез оныгы, унбер оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Рафис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.
-
Сабабаш авылында яшәүче Ризәлә Галләм кызы Шаманова олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Ризәлә Шаманова Сабабаш авылында туган. IV сыйныф белем ала. Сугыш елларын искә алганда Ризәлә апаның күзләре яшьләнә. Ачлык, хәерчелек үзәккә үтә, басуда черек бәрәңге тапкач ничек шатлануларын бүген дә оныта алмый. Сугыш чорында колхозда нинди авыр эш бар, барысын да үз җилкәсендә татый. Сугыштан соң да илне күтәрү өчен бөтен көчләрен биреп хезмәт куялар. 1954 елда авылдашы Кәшип Шаманов белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ризәлә ханым гомер буе җыештыручы булып эшли, Саба ОРСында эшләп лаеклы ялга китә. Тугыз онык, бер оныкчыкка да кадерле әби ул. Төпчек улы Нәкыйп гаиләсе тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
-
Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган "Виражи судьбы" китап презентациясендә катнашты. Ул аның белән ничә еллар бергә эшләү дәверендә бер тапкыр да ачуланышканы булмаганын әйтте.
-
Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте
-
Ислам диненә - 1100 ел
Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык. ”Сезне республикабыз халкы өчен зур вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Кәүсәрия Мөхлис кызы Заһидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Кәүсәрия Заһидуллина Балтач районы Борбаш Сәрдегән авылында гаиләдә сигезенче бала булып туган. VII сыйныфны тәмамлаганнан соң звеновод, аннары Норма авылында хат ташучы булып эшли.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
-
Югары Симет авылында гомер итүче Рәхимә Муллагали кызы Хәерова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Рәхимә Хәеровага сугыш башланганда 9 яшь була. «Беренче көннәреннән әтине сугышка алдылар. Кечкенә булсак та, бөтен эш безгә калды. Фермада бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы молотилкада эшләдем. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машина юк, көлтәләрне төяп башка авылга алып барабыз. Берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел»,– ди Рәхимә апа. 1954 елда авылдашы Рәүф Хәеров белән гаилә коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәхимә Хәерова кече улы Рәлиф тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.
-
Радио көне белән!
.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!
-
Рамазан бәйрәме белән!
.
-
Җирле үзидарә көне белән!
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннары!