Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Фәрит Тимуршин: “Киләчәктә студия ачып, үземә алмаш әзерлисем килә”

Чәч кисүче – иң кирәкле һәм ихтыяҗ беркайчан да кимими торган һөнәр. Кулында оста итеп кайчы уйнатучы, зәвыклы прическалар ясаучы һөнәр ияләрен чын иҗатчылар дияргә дә булыр иде. Бу игелекле эше белән Саба халкына ике дистә елдан артык хезмәт күрсәтүче Фәрит Тимуршинның да инде бу өлкәдә үз исеме бар. “Чәчтараш булыр өчен теләк кенә җитми, иң беренче эшкә кулың ятарга, күңел үсәргә тиеш”, – ди ул. Кулына беренче тапкыр кайчы алып чәч кисәргә юклык, чарасызлык этәрүен дә яшерми...

undefined

Фәрит үзе Үзбәкстан якларында дөньяга килгән. 1992 елда Союз таркалгач, гаиләләре белән әнисенең туган ягына Сабага кайтып төпләнәләр. 9 сыйныфтан соң Сабаның профессиональ-техник училищесына укырга керә.

“Үсмер чак 90 еллардагы акчасызлык, товарларны талон белән сатып алган чорга туры килде. Чәч алдырырга да акча юк иде. Беренче тапкыр әтинең чәчен кисеп карадым, әйбәт килеп чыкты кебек. Шуннан соң дуслар, классташлар да “чиратка” тезелә башлады. Бушка гына инде. Минем “остаханә” – кайда туры килсә шунда булды, гараж да, мунча да калмады. Яхшы кайчы табуы да кыен заманалар иде бит ул. Тегүчеләр куллана торган тупас кайчы белән кискән чаклар да булды. Шуннан соң бытовойда эшләүче туганыбыз Сания апа профессиональ кайчы юнәтте үземә. Укып бетергәч 2 ел “Сельхозхимия”дә эшләдем дә, тәвәккәлләп Казанга чыгып киттем”– дип искә ала бу эштә беренче чыныгу алган елларын Фәрит.

Казан җылы каршы ала үзен. Чәчтарашлар әзерли торган 9 айлык курсларны тәмамлый, престижлы салонга эшкә урнаша. Үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә эшли, төрле конкурсларда катнаша. 2000 елда парикмахерлык осталыгы буенча үткәрелгән Казан Кубогы ярышларында катнашуы да зур тәҗрибә була. Әмма бер елдан әтисе вафатыннан соң кире Сабага кайтырга мәҗбүр була. Авыл җирлегенә кайткач та күңелен салган эшеннән баш тартырга җыенмый.

“Районда эшмәкәрлек буенча җаваплы кеше Илнур Котдусов белән Рәис Нургали улына кердек. Сабада чәчтарашханә ачасы килү теләге белән уртаклаштым. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта чәч кисүчеләргә ихтыяҗ зур иде Сабада. Хәзер генә ул район үзәгендә 15ләп парикмахер эшләгәнен беләм. Фикеремне хупладылар хакимияттә, 80 мең ссуда алып, эшемне башлап та җибәрдем. Беренче эш итеп Мәскәүдән җиһазлар кайтарттым. СХТда бер бүлмә арендаладым, аннары Саба үзәгендәге бер сәүдә ноктасына күчтем. 2007 елда мәрхүм Фәргать абый Нәбиуллин “ПМК” бинасында бүлмә арендаларга ярдәм итте. Бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт күрсәтәм”, – дип дәвам итә Фәрит.

 

undefined

Без салонга килгән көнне дә эштән бушаганын шактый көтәргә туры килде. Бер ханым чәч кистерергә Шәмәрдәннән үк килгән. “Социаль челтәрдән күреп алдым. Берәүгә нәкъ минем күңелгә ошаган прическа ясаган иде Фәрит” – дип канәгать елмая ул.

undefined

Аның артыннан көзге каршындагы йомшак кәнәфигә бер яшь ир кереп утырды “8 яшьтән бирле Фәрит абыйга алдырам чәчне"– ди.

undefined

Чираттагы клиент – яшь ярымлык сабый белән дә уртак телне тиз тапты Фәрит. “Әле монысы дәү малай, яңа туган бәбиләрнең чәчләрен алырга да чакыралар әле кай­берәүләр”– дип елмая оста.

undefined

Иң өлкән чәч алдыручы клиенты – 80 яшьлек бабай икән. Чиратка 2 ай алдан язылып куялар. Көнгә 10-12 кешене кабул итә.

"Мин үзем универсаль чәчтараш булып саналам. Ирләргә дә, хатын-кызларга да хезмәт күрсәтәм. Шуңа да һөнәрем матурлык индустриясендәге яңалыклардан хәбәрдар булуны сорый. Эш­мәкәр буларак бизнесны алып баруда каршылыклар юк, эш буенча тиешле таләпләрне, кагыйдәләрне үтәп барсаң, салымны вакытында түләсәң,..." – дип сөйли Фәрит.

 

undefined

Фәритнең салонына Ринат Ибраһимов кебек сәхнә йолдызлары да кергәли

undefined

Алга таба эшен тагын да җәелдерергә уйлый оста.

"Хыялым – чәч­та­раш­лар мәктәбен ачу. Яшь­ләрне өйрәтеп, үземә алмаш әзерлисем килә" – ди ул. Моның өчен остаханәне зурайту, яңа җиһазлар алу кирәклеген дә белә.

undefined

"Бервакыт Сабадагы сәүдә үзәгендә кечкенә генә салон ачып караган идем. Эшкә кеше алдым. Яңа җиһазлар, массаж ясый торган креслога кадәр булдырдым. Әмма ныгытып эшләп китә алмады. "Анда син юк бит, безгә Фәрит кирәк" – диделәр. Кергән табыш аренданы да кап­ларга җитмәде. 9 айдан соң яптым. Үземнең даими клиентларым бар, бер ияләнгәч,гел үземә киләләр шул," – дип уртаклаша оста.

Фәрит иҗат эшен өенә кайткач та дәвам итә. Юк, монда сүз өйдәгеләрнең чәчләрен кисү, матурлау турында гына бармый. Буш вакытларында гитарада уйный, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче хәләл җефете Лилияне ял иттереп аш-су әзерләргә ярата. Аеруча пылау, лагман, кыстыбыйны үзенә генә пешерттерәләр икән. Уллары Данияр спортка тартылса, кызлары Лиана кечкенәдән прическалар, макияж ясау белән мавыга. Кызының кызыксынуын күреп, әтисе маникюр ясау җиһазы да алып биргән инде үзенә.

"Һәркемнең аерым бер сәләте була. Шуны вакытында тоеп алып үстерә белергә генә кирәк. Мине бу хезмәтем ашлы гына итмәде, күңел канәгатьлеге дә китерде. Бу үзе зур бәхет инде",– ди чәч алучы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев