Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Гүзәллек тудыручы Гүзәл

Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл Федорова үзенең күңел матурлыгын төрле кул эшләренә күчерә.

Кызларының чәченә резинкалар ясаудан башлаган Гүзәлнең бу эшкә көннән-көн кулы ятып, бүген ул үзенең кул эшләре белән башкаларны да сөендерә. Унөч ел элек башланган кызыксынуы бүген аның көндәлек хезмәтенә, яшәү рәвешенә әйләнгән. 2019 елда үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң эшен тагын да киңрәк җәелдергән. «Кызларыма ясаган резинкаларны якыннарга, дусларга да бүләк иттем. Акрынлап заказлар килә башлады. Аннары яңа төр оекбашлар бәйләүгә күчтем. Кызыма 1сыйныфка эвакуация маскалары кирәк булды да, тегеп бирдем.  Икенче көнне башкалар сорый башлады. Шулай итеп ассортимент гел үзгәреп, зураеп тора", – дип сөйли ул. Быел гына да Гүзәл 500 дән артык маска теккән. Ул хәзерге көндә Саба районы символикасы белән Георгий тасмалары әзерли. Киләчәктә төрле-төрле тасмалар түгел, районыбыз Гербы сурәтләнгәннәре өстенлек алыр дип ышана. Ике ел элек милли киемдәге курчаклар ясый башлап, бүген аларга да сорау зур. "Гел бер төсле заказ туйдыра башлый, андый очракта икенчесенә күчәм. Иң беренче ясаганда көткәнчә килеп чыкмаска да мөмкин. Андый очракларда күңелне төшерергә ярамый. Үз-үземә күрсәтмә бирәм: "Бирешмә, түз, син моны булдырырга тиеш!

Күңелеңдә якты төсләр, матур бизәкләр булмаса, башкалар сокланырлык гүзәллек тудырып булмыйдыр. Көчле рухлы Гүзәл дә һәрвакыт якты уйлар белән, тормышның матур якларын гына күреп яшәргә омтыла. Шуңа да аның һәрбер эшләнмәсендә кү­ңел матурлыгы ачык чагыла. Тормыш иптәше Эдуард белән алар өч бала тәрбиялиләр. Олы кызлары Камилла – 7нче, Зарина 5нче сыйныфта укый. ДЦП диагнозы куелган 9 яшьлек уллары Эмильне өйгә килеп укыталар. Үз аякларында йөрүдән мәхрүм булса да, Эмиль бик акыллы, рус, инглиз телен яхшы үзләштерә, компьютер белән мавыга. "Баланың кәефсез, көйсез вакытларында эшләнмәләр ясау икенче планга күчә. Һәрвакытта да әнием һәм ирем – минем төп таянычларым. Инде заказларым күп булып, өлгерә алмаганда, башка иптәшләремә күчерәм. Минем ел әйләнәсе ясыйсы әйберләрем һәрбер ай буенча бүленеп куелган. Ноябрь, декабрь айларында Яңа елга төрле эшләнмәләр ясау белән мәшгульмен, барысы 108 заказ алдым", – ди Гүзәл. Аларны вакытында ияләренә тапшыру өчен төн йокылары белән дә исәпләшми ул, иртәнге 3-4 сәгатьләргә кадәр эшли. Үзенең эшеннән тыш, башкаларны да кайгырта, игелекле эшләргә дә вакытын кызганмый Гүзәл. Узган ел инвалидлар ункөнлеге уңаеннан физик мөмкинлеге чик­ләнгән 165 балага иганәчеләр яр­дәме белән пакетлар тапшырып сөен­дергәннәр. Сабыйларны ка­бат куандыру нияте белән яна ул. "Изге күңелле иганәчеләр табылса, социаль яклау бүлегендә исәптә торучы 170 балага күч­тәнәчләр әзерлисебез килә. Тик 350 сум бәядәге пакетлар өчен  59500 сум акча кирәк", –ди Гүзәл. "Быел да булырмы икән? дип шал­ты­ратып белешүчеләр дә бар икән.

Сабыйларны куандыру өчен үз өлешен кертергә теләүчеләргә Гүзәл Федо­ро­ваның  банк реквизитла­рын тәкъдим итәбез:  639002629007847873. Сбербанк, 4000793477084778. АК Барс Банк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X