Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Бүген Илфак Шиһаповка 54 яшь тулган булыр иде: "Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."

Бүген, 5 апрельдә, журналист, тарихчы, күп җырлар авторы буларак танылган Илфак Шиһаповка 54 яшь тулган булыр иде, ул киткәнгә 30 майда 5 ел була.

Берәр кайчан, чып-чын картлык килгәч,

Чәчләргә чал кереп утлар сүнгәч,

Газраилне көтеп тик ятканда

Бер кат күккә менеп - бер кайтканда,

Искә төшәр әле бу мизгеллэр...

Күз яшьләре, уйлап тилерүләр,

 Бер матур төш кебек булыр алар,

Беткән булыр без үтәсе юллар,

Һаман шулай агар агымсулар,

Һаман шул ай җир-ананы урар,

Без ятырбыз Газраилне көтеп,

Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп

 Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын:

 "Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."  

Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч,

Кемдер күктән: "Улым, тукта, җитте" дигәч,

Шуннан илче көтеп тик ятканда,

Юкка яшәмәдемме дип уйлаганда,

Искә төшәр әле бүгенге көн,

Синең белән булган һәр изге төн,

Бер матур төш кебек булыр алар,

Син кочакта чакта саташулар,

Бер үкенеч калыр бу язмыштан,

Бергә була алмаган буш тормыштан,

Шунда әйтер күкләр: "Очраштырдым.

Очраштырдым, таныштырдым,

кавыштырдым.

Бар дөньядан куркып сөештегез,

"Кеше генә белмәсен тик" диештегез,

 Үкенмәгез ул тормышны хак санагач

Кеше сүзе бәхеттән дә кыйммәт булгач" ...

Берәр кайчан бөтен юлны үтеп бетәм, 

Күктән: "Булды, улым" дигән сүзне көтәм....

Җавап итеп күккә кычкырырмын:

"Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."  

 Күккә карап сиңа телим теләк,

Шуны сорый бүген минем йөрәк,

"Бәхетле бул, акчаң булсын димен,

Булсын бик акыллы, яратучы ирең,

Ул кичерсен синең гөнаһларны,

Бәгыреңне читкә таратканны...

Балаларың булсын сау-сәламәт,

Һәр көн тоеп яшә җирдә рәхәт, Тәңрем!

Ялгышлардан сакла аны,

 Гел яхшыдан булсын бар булганы,

Эшең барсын, иреш хыялыңа

 Ак җәймәләр синең юлларыңа...."

Күккә карап сиңа бәхет телим...

Кайсы теләк кабул булыр - белмим,

 Ләкин шуны беләм, һичбер сүзсез

 Син бәхетсез булсаң - мин бәхетсез...  

* * * 

Яндырам күңелнең

Иң нечкә кылларын,

 Буталды язмышлар,

Адашты юлларым,

Берни дә кирәкми,

Бар тормыш - чүп кенә,

Яндырам андагы 

Саташып сөюнең

Иң изге булганын,

Беренче булганын,

Яндырам күңелнең

Иң нечкә кылларын...

Илфак Шиһапов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев