Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

БӨРЕЛӘР УЯНА

Шигъри дулкыннарда

Бөреләр ачыла, бөреләр

                             ярсуда,

Күрдеңме әле син,                

                         күрдеңме!

Яңгырда чыланып,         

  күңелең тулышып,

Урамда ялгызың                                 

                      йөрдеңме...

Бөреләр сөйләшә,

        бөреләр эндәшә,

Ишеттеңме әле!

 Тыңла бер!

Аларда ашкыну, яшәрү,  мәхәббәт,

Без тоя алмаган күпме   сер!

Бөреләр тын ала, бөреләр   тын кала,

Тыңларга яз җиле      искәнен.

Күрдеңме, сиздеңме  сөюдән илереп

Таң җиле бөрене      үпкәнен...

Бөреләр уяна,  бөреләр   сыйлана

Самими хисләрнең

                назына.

Йөр әле урамда,

кайтсын ла   күңелең

Гомереңнең  бөреле    язына...

Ачыла бөреләр! Йөгерә   гомерләр -

Яфраклар, чәчәкләр,   җимеше...

Бөреләр тынында

       эридер җаннарым,

Ешая йөрәкнең

                тибеше...

Бөреләр ачылган...

         Күрдеңме...

Илмира Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев