Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

ДУРТЬЮЛЛЫКЛАР

Көнлек куанычтан Ямь табабыз. Кеше гайбәтендә актарынып Тәм табабыз.

Ат та абына диләр

Дүрт аяклы булса да.

Үз күзең белән күрмәсәң,

Сөйләмә, хак булса да.

Кеше гайбәтен сатарга,

Бармы икән соң хакың?

Иң элгәре үзеңнең

Кара борының астын.

Күпме генә табынсаң да

Һәркөн сәҗдәгә карап,

Күңелеңдә янса көнчелек,

Алырсың микән савап?

Бер-беребезнең җанын кыеп

Ничек барырбыз алга

Кыска гына гомерне дә,

Кыскартучылар барда.

Сәрия Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев