Саба таңнары

Сабинский район

18+
Шигъри дулкын

Һәйкәлләр, һәйкәлләр...

Саба шагыйре Илдар Яхин Бөек Җиңүгә багышлап махсус шигырь иҗат итте.

Һәйкәлләр

Һәйкәлләр, һәйкәлләр!..

Чәчәкләр куелган.

Гөлләрдән югары

Исемнәр уелган.

 

Лейтенант, рядовой-

Төрлесе хәрбинең.

Кайтмаган солдатлар-

Кайгысы һәр өйнең.

 

Исемнәр, исемнәр...

Алфавит тәртибе.

Арада аталы-уллылар

                          бар иде.

Абыйлы-энеле,

Апалы-сеңелле,

Икәүләп, өчәүләп,

Йөзәрләп, меңәрләп…

 

Туганнар кабере-

Туганнар кадере.

Киселә көн саен

Исәннәр бәгыре.

 

Чәчәкләр, чәчәкләр!..

Чәчәкләр кан төсле,

Кырык бердә аткан

Дәһшәтле таң төсле.

 

Исемнәр, исемнәр!..

Тик берәү исемсез.

Исеме бар аның-

Ул солдат “Билгесез”.

 

Шулай ук аны да

Көткәндер хатыны,

Хатыны- алтыны,

Яшьлектә – ялкыны!

 

Чәчәкләр, чәчәкләр!..

Күп кызыл төслеләр...

Ак чәчәк салыгыз

Һәйкәлгә, кешеләр!

 

Җир йөзе яшәрсен,

Булсын ул өр-яңа.

Ак бәхет, дусларым.

Теләгез дөньяга!

Илдар Яхъя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев