Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Яшьлегем яши көлеп...

Бу шигъри юлларга үзешчән композитор Рәйсә Имамиева көй иҗат иткән

 

Нинди могҗиза

                булгандыр,

Табышкан,

                кавышканбыз.

Сирень  чәчәкле

                язларда

Яшәүче гашыйклар без.

 

Бер үк сүзләрне  сөйлибез,

Уйлыйбыз бер үк хакта.

Сокланып карап

                туймыйбыз,

Күзләр кавышкан чакта.

 

Еллар үтсә дә сиздерми,

Чәчкә төшсә дә кырау.

Син генә җанга кадерле,

Син генә шундый берәү.

 

Бердәнберем, кадерлем,   – дип

Әйтергә калмый вакыт.

Күңелләрне тоеп яшәү-

Аңлашып яшәү –

                шатлык.

Язгы сирень чәчәкләре

Күңелгә калган кереп.

Күзләреңдә һаман әле

Яшьлегем яши көлеп...

Ләйсән  Билалова.

Байлар Сабасы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев