Саба таңнары

Сабинский район

18+
Шигъри дулкын

Каникуллар җитте, авылларга кайтып тула кызлар-малайлар...

Шигъри дулкыннарда

Каникуллар җитте,  авылларга

Кайтып тула кызлар-малайлар.

Хуш килдегез, балакайлар – диеп

Каршы ала әби-бабайлар.

Әти-әни теләкләре изге –

Туган телне шәбрәк белсеннәр.

Бәрәңгенең, икмәк, яшелчәнең

Кайда үскәнен дә күрсеннәр.

Эшләсеннәр, әйдә, чыныксыннар,

Суласыннар анда саф һава.

Авыл сөте, дәү әни коймагы,

Мәтрүшкәле чәе дә дәва.

Әби-бабай телне өйрәтергә

Никадәрле генә тырышса,

Тегеләре һаман телефонда

Сөйләшәләр фәкать урысча.

Кибеттә дә шул тел, урамда да,

Әйтерсен лә Мәскәү Арбаты.

Клубларга керсәң ишетелә

Йә «пошел ты» яки «пошла ты».

Яллар бетә, балалар да китә

Матур-матур киемнәр киеп.

Әби-бабай кулын болгап кала

«Приезжайте ишу раз» диеп.

Ренат Сафиуллин.

Яңа Мичән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев