Көз бәхет өләшә
Шигъри дулкын

Көз бәхет өләшә

Шигъри тәлгәшләр

Авылым сукмакларыннан

Көз йөгерә каршыма.

Алтынсу ефәк күлмәген

Күрсәтергә ашыга.

 

Кырларында икмәк исе

Авыздан су киетрә.

Әйтерсең лә, әни мичтә

Көлчә-ипи пешерә.

 

Көнбагышлар күккә баккан-

Кояш аларга маяк.

Кукурузның ал чәчләрен

Таң җиле исе тарап.

 

Көз йөгерә, көз ашыга,

Көз шатлана муллыкка.

Көз-чибәр горур елмая

Кырлардагы байлыкка.

 

Бакчаларны, басуларны

Алтын туйга әзерли.

Ап-ак нәфис ефәк җептән

Бөркәнчек үреп йөри.

 

Котлы булсын алтын туең,

И, авылымның көзе!

Тынычлык, муллыктан балкып,

Көлсен авылым йөзе!

 

Авылым сукмакларыннан

Көз йөгерә каршыма.

Көз-чибәр, бәхет өләшеп,

Өлгерергә ашыга.

Илмира Гыймаева.

 

 


Нет комментариев