Миңгәрем
Шигъри тәлгәшләр
Авылым Миңгәр, матурлыгың белән
Җәлеп итәсең син һәркемне.
Назлы жилең, сайрар кошлар белән
Уятасың мине һәркөнне.
Юл читендә яшел төз чыршылар
Килгәннәрне каршы алалар.
Яшел күлмәк кигән яшь
кызлардай
Теләкләрен теләп калалар.
Болыннарга чыксам күбәләкләр
Шатланышып уйнап очалар.
Ак каеннар, ничек хәлләр диеп,
Яфракларын сыйпап кочалар.
Күлләреңне тиңлим диңгезләргә,
Үтә күренмәле, саф сулы.
Яр буйларың, тигез сукмакларың
Әйтерсең лә киек каз юлы.
Аккошлар да, үрдәкләр дә йөзә,
Балык белән тулы күлләрең.
Балыкчылар балык тота күлдә,
Яр буенда көнен-төннәрен.
Җиләкләрең пешкәч, болыннарың
Халык агымына күмелә.
Изрәп пешкән каен, җир жиләге
Кәрзиннәрдән тулып түгелә.
Тау өстендә затлы манарасы,
Ераклардан балкып утыра.
Аның матурлыгы, купшылыгы
Тирә-якны ямьгә тутыра.
Мәчетеннән азан тавышлары,
Авыл өсләренә тарала.
Изгелекләр теләп һәркемгә дә
Догаларың белән арала.
Сабантуйлар шаулап-гөрләп үтә,
Килүчеләр бар да шатлыклы.
Матур табигатьле, гүзәл Миңгәр
Чит илләргә инде данлыклы.
Горурланам авылым синең белән,
Көн дә матурлана барасың.
Җәүдәт абый тырышлыгы белән
Тарихларга кереп каласың!
Клара Мөбарәкшина.
Миңгәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев