Саба музеенда
Шигъри дулкыннарда
Ниһаять, ачылды дигәч,
Барган идем музейга.
Исем китте ачкач ишек
Матурлык һәм хозурга.
Борыныма бәреп керде
Борынгыдан калган ис.
Миндә кабаттан яңарды
Тарихка мөкиббән хис.
Һәр әйбергә заман сеңеп
Калдырган җуелмас эз.
Шуны иҗат иткәннәргә
Табынырга тиеш без.
Гасырларны бергә бәйләп
Беркетә музей бүгенгә.
Ядкәр итә балаларга,
Чөя тарихны биеккә.
Һәр экспонат бер хикмәт, йә
Табигать үзгәреше
Яки меңләгән кешенең
Иҗат, хезмәт җимеше.
Һәр әйбердә тулып ашкан
Фидакарьләр акылы
Тотып карасаң аларның
Тоела җылы кулы.
Музей – чорлар кайтавазы,
Музей кешегә үрнәк,
Ул – тәрбия чыганагы,
Шуңа күрә бик кирәк.
Музей – алгарыш нигезе,
Моны аңлау тиешле.
Сакланса тарихи хәтер
Яшәү була җитешле.
Шунда фикер, яңа караш,
Арта аң-белемебез.
Тугры булсак үткән чорга
Нигезле булыр сүзебез.
Анда мәдәни бөеклек,
Гаскәриләр киеме.
Яу коралында саклана
Шәһит киткәннәр сере.
Музейлар күп төрле була,
Түгел санап бетерерлек.
Махсуслашу аша алар
Саклый безгә истәлек.
Бар анда зур картиналар,
Эш коралы, иске китап.
Анда туку станогы
Ә син ни эшләдең, диеп
Сорыйлар безне сынап.
Музей – борынгы әйберләр
Һәм мәдәният склады.
Археолог казып тапкан
Хәзинәләр сандыгы.
Музейда тынычланасың,
Күңел халәте яхшыра.
Стресслардан арынып кеше
Камиллеккә омтыла.
Җай булганда барыйк, дуслар,
Анда мәгърифәт, анда нур.
Музейларга йөргән кеше
Беркайчан да булмас хур.
Яңалык искедән туа,
Бу – фәлсәфә кануны.
Ваз кичмәгез үткәннәрдән,
Онытмагыз Музейны.
Габит Фәрхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев