Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Шигъри дулкын

Сабантуйлар атлый җиһанга

«Шигъри тәлгәшләр» сәхифәсендә хезмәттәшебез «Саба таңнары» газетасы корреспонденты Фәридә Вилданованың «Сабантуйлар атлый җиһанга» шигырен тәкъдим итәбез

Сабантуйлар атлый  җиһанга

Милләтемнең  олы  хәзинәсе,

Чал тарихның гүзәл бәйрәме.

Сабантуйлар  гизә   җиһан буйлап,

Күтәрелә бәйрәм әләме.

 

Татар җанлы  һәрбер өйне иңли,

Бәйрәм  рухы  һәрбер  күңелдә.

Йөрәкләрдә булган  якты хисләр

Моңнар булып ташып  түгелә.

 

Мәйдан күрке- көрәш, бил алыша

Пәһлевандай  батыр  егетләр.

Сөлгеләр дә  бу көчләргә түзми,

Шартлап  өзелерләр  кебекләр.

 

Сабантуйда җиңеп өйрәнгәннәр

 Тормыш сынавына бирешми.

 Көчлеләргә,  ныклы рухлыларга

 Җиңелүләр    һич тә     килешми.

 

Бәйге арты бәйге кыза тора,

Чык мәйданга -  күрсәт сәләтең!

Сабантуйда  чагыла асылыбыз -

Халкыбызның   бөек халәте!

 

Сабан тургайлары җыры белән

 Сабантуйлар килә илемә.

Бәйрәм  итсен өчен газиз халкым

Тыныч күкләр телим җиремә.

Фәридә Вилданова. 

Фото: «Саба таңнары» архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев