Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Син һәммәбезгә кирәк!

Туганым Дамир Мөхәммәтҗановка багышлана

 

 

Язлар килә кабат җиребезгә,

Матур хисләр өстәп   күңелебезгә.

Өмет балкый якты йөзебездә,

Кояш керә көлеп өебезгә.

Әйе, кояш керә өебезгә:

Белә, ахры, бәйрәм бүген       бездә!

Шат очкыннар уйный  күзебездә,

Сәбәпләрен әйтик әле сезгә.

Сәбәпләрен әйтик, дуслар,    сезгә,

Минем абый таныш күбегезгә.

Агроном ул. Гашыйк туган    җиргә.

Хезмәтендә яшәү ямен күрә.

Хезмәтеннән зарланмас ул   бер дә,

«Икмәк» диеп яна яз да,

                көз дә...

Туфрак серен,  тургай җырын  белә,

Хөрмәтем зур абыема шуңа  күрә.

Тыйнак үзе һәм бик   мәрхәмәтле.

Чит-ятка да һәрчак кешелекле,

Кылган гамәлләре игелекле...

Абыем, сиңа без бик

                рәхмәтле!

Чама хисен белеп шаярганда,

Зыян түгел уйнау КВН да.

Калдырмаган хәтта

                театрын да,

Шундый булган абый яшь

                чагында.

«Бисмилла»сыз башламый

                ул эшне.

Авылымда ышанычлы кеше.

Мәчетебезнең

                имам-хатыйбы,

Күңелендә – иман, кыйбла –  туры.

Әнә шундый Дамир Вакыйф  улы.

Март аенда аңа алтмыш

                 тулды.

Ул булганда өебез дә нурлы,

Телим аңа озын гомер юлы.

Шөкер, исән әле әниебез.

Безне сөендереп яшә, дибез.

Анага  – ул, улга ана – терәк,

Син, абыем, һәммәбезгә  кирәк!

Рәмзия Дәүлитова,

Саба интернат мәктәбе тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев