Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Торналар

Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан

Дагыстан (авар) шагыйре Рәсүл Гамзатов сүзләре.

Композитор Ян Френкель көенә.

Татарчага Илдар Яхин тәрҗемәсе.

Мне кажется порой, что солдаты

С кровавых не пришедшие полей

Не в землю нашу полегли когда-то,

А превратились в белых журавлей!

Язлар белән кабат уема килә

Сугышлардан кайтмаган солдатлар,

Гүя ак торнага әверелгән алар -

Габдуллалар, Шакирлар, Саматлар...

Ерак чордан алып бүгенгә кадәр

Оча алар һәм безгә дәшәләр,

Шуңамы соң еш кына күккә карап

Моңсуланып калалар кешеләр.

Оча, оча күктә торна төркеме,

Оча таңда күгелҗем томанда.

Шул кошлар сафында бер буш урын бар,

Бәлки минем өчендер ул анда.

Килер бер көн! Мин дә торналар белән

Кереп югалырмын ак томанга,

Биек күктән кошлар телендә дәшеп

Җирдә калган һәр дуска, туганга.

Язлар белән кабат уема килә

Сугышлардан кайтмаган солдатлар,

Ак торнага әверелеп оча алар -

Габдуллалар, Шакирлар, Саматлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев