Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Туган тел- милләт көзгесе

Халыкара туган тел көн уңаеннан

Буыннардан буыннарга

Килгән затлы мирас  – тел.

 Милләтебезнең көзгесе –

Тукай теле. Шуны бел.

 

Тел язмышы – ил язмышы,

Тел югалса – милләт юк.

Тукаебыз дан җырлаган

 Ерак гасырлардан ук.

 

 Әгәр Тукай белә калса,

 Телгә янау килгәнен.

 Иреккә ыргылган аттай

 Өзәр иде йөгәнен.

 

Тукай түзеп тормас иде

Табар иде чарасын.

Аның кебек тел сакчысын

Бүген кайдан табасың?

 

Тукай рухы кимсенер күк

Татар теле югалса.

 Буыннардан-буыннарга

Бүләк бит ул, ләбаса.

 

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев