Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Тукай көне – шигырь бәйрәме

26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Ул Татарстан күләмендә һәм татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Апрель ае – Тукай ае. Чынлап та, бу айда Тукай туа һәм нибары 27 ел яшәп, шул айда (15 апрельдә) дөньядан китеп бара.

Бөек шагыйрьне бу  көннәрдә милләт җанлы һәркем искә ала. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә. Һәркемнең  күңелендә – тукайлы шигърият, зурмы-кечкенәме иҗат рухы яши. Бу хакта  бүгенге  сәхәфәбез  дә ачык  сөйли.

Аңлашып яшик

Әллә ниләр уйлый күңел,                                                                                        

Актарыла күк җаным.

Йөрәк елый сагынгандай

Умырзаялы язны.

Сиңа ачкан идем, җаным,

Күңелемнең ишеген.

Тузгып кергән салкын җилдән

Туңды күңел, өшеде...

Үтте гомер, күксел томан

Сарды яшьлек эзләрен.

Буш вәгъдәләр булмадымы

Хатка язган сүзләрең?

Усак яфрагыдай йөрәк

“Леп- леп” килә, калтырый.

Камышлардагы чыклардай

Күзләрдә яшь ялтырый.

Үзем яшим, үзем куркам

Әйләнүдән боз- тауга.

Иң кирәкле сүзләр һаман

Өлгермәде туарга.

Гөрләвек суларын эчеп

Көч ала умырзая.

Аңламасаң бер-береңне,

Гомерләр үтәр зая.

Сөмбелә Ибраһимова.

 

Балачак юлы булган!

Кыр юлыннан яланаяк

Атлау нинди күңелле,

Тургай сайраган чакта!

Кояшлы, якты юл кайда?-

Тик гамьсез балачакта!   

Бормалы юллар үзенә

Кайчан дәшә: “Яшьлектә”.  

Алда көтә ак хыяллар,

Үз йолдызыңны барлаулар

Йолдызлы, айлы күктә!    

Кайчан сиңа тап-тар юлда

Чокыр казып куялар.

Тик гомернең уртасында,

Хөсетлектән, үзләренең

Намусларын җуялар!

Барасың озын юллардан,

Үрмәлисең тар юлдан...

Барлык юллар да кадерле!

Тик шулай да иң олы юл,

Иң якты юл, иң туры юл-

Балачак юлы булган!

Әлфинур Вафина.

 

Вакытлыча...

Үпкәләгән  кебек  көннәр,

Көздәге  кебек   сүрән.

Табигатьнең бу  үпкәсен

Вакытлыча дип беләм.

Беләм,   сүрән  көннәр алар

Кешене боектыра.

Җәй язны алыштырырга

Көч-куәт  җыеп тора.

Килер  ул җиләкле  җәйләр,

Көннәргә дә ямь керер.

Яңа туган  сабыйлар  да

Җәй матурлыгын   күрер.

Фатих Фәтхрахманов.

 

Калсын истәлек

Якын  дуслар  укысыннар өчен

Шигырь  язам әле  кабаттан.

Ходай мине фани бу җиһанга

Шигъри җанлы итеп  яраткан.

Көн тудымы, яхшы хәбәр   көтә,

Бер җылы сүз адәм баласы.

Туган якларымнан илһам алып,

Язасы да әле  язасы.

Кара, ничек матур  язган диеп,

Дус-ишләрем  укып куансын.

Дөнья  мәшәкате торып  торсын,

Онытсыннар тормыш нужасын.

Күңелемне  энҗе-мәрҗән итеп

Сүзләр тезәм – алар җитәрлек.

Бездән  соң да  килер буыннарга

Калсын әле, димен  истәлек.

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев