Язлар аша Тукай дәшә
Шигъри дулкын

Язлар аша Тукай дәшә

Апрельнең үтте яртысы,

Урау яңгыр туктады.

Кар сулары саубуллаша,

Усал җил тынып калды.

Кояшлы яз, дәртле хисләр

Куәт бирде җаныма.

Җиһанда шигырь бәйрәме,

Хөр шигърият канымда.

Язның һавасы шифалы

Апрель яшелләнә.

Язлар аша Тукаебыз

Балкып яшәрә генә.

Нурсаф.


Нет комментариев