Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Онколог Карасев яман шешнең беренче симптомнары нинди булырга мөмкинлеген әйтте

Авырту тойгылары яман шеш барлыкка килүнең беренче билгесе булырга мөмкин. Табиб-онколог, хирург Иван Карасев үзенең Telegram-каналында шулай дип язган.

Белгеч сүзләренчә, эш шунда ки, «сәламәт тән болай гына авыртмый». Шуңа бәйле рәвештә, ул үз сәхифәсенә язылучыларны баш авыртуына түзеп тормаска, әгәр ул озак вакыт газапласа һәм препаратлар кабул итү генә ярдәм итмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеге бозылу һәм тире катламының үзгәрүе дә яман шешнең баш калкытуына дәлил булырга мөмкин.

Карасев билгеләп үткәнчә, даими арыганлык, югары температура, тамак авырту, тәнгә тимгелләр чыгу, төзәлми торган тырналган урыннар һәм гадәти булмаган бүлендекләр онкология авыруының барлыкка килүенә ишарәли.

Яман шешнең беренче стадиясендә кеше бу симптомнарга игътибар итмәскә яки аларны башка авыру турында сигнал дип кабул итәргә мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/onkolog-karasev-yaman-sesnen-berence-simptomnary-nindi-bulyrga-momkinlegen-aitte-5877689

Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев