Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары Екатеринбург командасын отты

“Ак Барс” киләсе уенын 17 октябрь көнне “Йокерит”ка каршы үткәрәчәк.

Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда "Ак Барс" хоккей командасы Екатеринбургның "Автомобилист" хоккейчыларын кабул итте. "Ак Барс" әлеге матчта 3:1 исәбе белән отты.

Матчка Казанның хоккей командасы әле “Ак Барс” түгел, ә “Урицкий исемендәге спорт клубы” атамасын йөрткәндә уйнаган хоккейчылар килгән иде. “Урицкий исемендәге спорт клубы”ның иң яхшы һөҗүмчеләре Геннадий Маслов һәм Сергей Столбун әлеге уенны алканы символик ату белән башладылар.

Беренче период. Бишенче минутта "Автомобилист” һөҗүмчесе Дэн Секстон исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Унынчы минутта Камил Фазылҗанов бәрүеннән соң Вячеслав Основин “Ак Барс”өчен гол кертте, исәп тигезләште (1:1). Унсигезенче минутта “Ак Барс” хоккейчысы Мэтт Фрэттин алка кертте һәм командасын алга чыгарды (2:1).

Өченче период. Унынчы минутта Эмиль Галимов алканы “Автомобилист” капкасына бәрде. Капкачы алканы тотып өлгергәнче тагын бер өстәп бәрергә дип Владимир Ткачёв та килеп җиткән иде, шул вакытта алка капкага кереп урнашты, гол Галимов исеменә язылды (3:1).


Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Журавлёв;
Фисенко – Основин – Воронков, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Фазылҗанов.

"Автомобилист":
Коварж (Гросс);
Доус – Литовченко – Мэйсек, Березин – Трямкин;
Белоусов – Холланд – Секстон, Гуркин – Василевский;
Обидин – Кучерявенко – Голышев, Мамкин – Вишневский;
Мозер – Попов – Сетдиков (Колесников), Валитов.

“Ак Барс” киләсе уенын да Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” Хельсинкиның "Йокерит" командасын кабул итәчәк. Уен 17 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Владимир Васильев/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев