«Йокерит» командасы бу сезонда Казан хоккейчыларыннан өстен чыкты инде.
Казанның «Ак Барс» хоккейчылары бүген КХЛның даими чемпионатында Хельсинкиның «Йокерит» командасы белән очраша. «Татнефть-Арена» боз сараендагы матч 19.30 сәгатьтә башлана.
Бүген Казан хоккейчылары әлеге уен алдыннан ачык күнегүләр уздырды. Команданың матчка әзерлеге турында журналистларга өлкән тренер Александр Смирнов җиткерде.
«Йокерит» – шактый тәҗрибәле, уенны оештыра белгән команда. Аның капкачылары яхшы, команда системалы уен күрсәтә. Шулай булгач, кызыклы уен булачак», – диде Смирнов.
Аның сүзләренчә, бер атналык ял хоккейчылар өчен урынлы булган. «Ял кирәк иде. Авыр уеннар булды. Без нәтиҗәле эшләдек, егетләр бераз ял да итте», – диде тренер.
КХЛ тарихында көндәшләр 7 тапкыр очрашкан – «Ак Барс» исәбендә 4 җиңү бар. Быелгы сезондагы уен «Йокерит»ның җиңүе белән төгәлләнде (3:1).
Фото: Ильнар Тухбатов
Нет комментариев