Яр Чаллыда узган Татарстан Республикасы чемпионатында сабалылар медальләр яулады
Спорт яңалыклары

Яр Чаллыда узган Татарстан Республикасы чемпионатында сабалылар медальләр яулады

Турнирда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары рапидта 5 нче, блицта исә ир-атлар 5 нче, хатын-кызлар 4 нче урыннарны яуладылар, ә дүртенче тактада Гафиятуллин Булат 3 нче урынны алды.

    Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды. Турнир катнашучы командалар саны буенча рекорд куйды: стартка 81 команда чыкты (54 ир-ат һәм 27 хатын-кыз). Ир-атлар дүрт тактада уйнадылар, хатын-кызлар командалары составында 2 шахматчы бар иде. Гадәттәгечә, өч төркемдә уздырылды: шәһәр һәм шәһәр районнары 90 меңнән артык кеше (беренче төркем); шәһәр һәм районнар 35 меңнән 90 меңгә кадәр кеше (икенче төркем), һәм районнар 35 меңгә кадәр кеше (өченче төркем).

Нәтиҗәләр (рапид):

  •  ир-атлар командасы 5 нче урынны алды
  • хатын-кызлар командасы 5 нче урынны алды

Нәтиҗәләр (блиц):

  • Ир-атлар командасы 5 нче урынны алды
  • хатын-кызлар командасы 4 нче урынны алды

Дүртенче тактада Гафиятуллин Булат (тренеры Каримова Равия Рәфгалиевна) 3 нче урынны яулады ( 11 очкодан 9,5 очко отты). Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!


Нет комментариев